ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

Михайловка авыл мәдәният йортында район смотр-конкурсы кысаларында "Авылым хатирәләре күңелем сандыгында" үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты булып узды.

Метрәй авыл китапханәчесе , "Һәр йортка - китап нуры!" акциясе кысаларында ,хезмәт ветераны Әхмәтҗанов Мияссәр абыйның өендә булып, аны яңа газета - журналлар, район яңалыклары белән таныштырып кайтты.

Укучыларда рус әдәбиятына һәм төбәгебез тарихына кызыксыну тәрбияләү максаты белән Г. Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында I районкүләм интеллектуаль бәйге узды.

Тугаш авылы китапханәчесе язучы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулу уңаеннан «Татар халык язучысы Эмирхан Еникинен тууына 110 ел!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе үткәрде.

Россия территорияләренең социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән мәгариф өлкәсендә яшьләр автор проектлары һәм проектлары XVI Бөтенроссия конкурсы»

Метрәй авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен якташ язучыбыз Фоат Садриев иҗатына багышланган әдәби иртә үткәрде. Балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды, Фоат абыйның әсәрләреннән өзекләр укылды.Укучыларга китапларын укырга тәкъдим ителде. 

Баек авыл китапханәчесе язучы,Вахит Имамовка  65 яшь  тулу уңаеннан "Тозлы яра" дип исемләнгән романына  әңгәмә һәм күзәтү үткәрде. Китапларыннан "Ул язар өчен яши" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды, тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. 


16
март, 2019 ел
шимбә

2019 елның 17 мартына
2019 елның 16 март 18 сәгатьтән 17 март 18 сәгатькә кадәр

Аязучан болытлы һава. 
Кар, юеш кар.
Төнлә һәм иртән урыны белән буран. 
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метрга кадәр, көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..- 7, аязган вакытта-13кә кадәр .º  
Көндез максималь һава температурасы -1..+4 .º      
Юлларда бозлавык.

15 март көнне Яңа Усы мәдәният йортында "Начар гадәтләр-сәламәтлеккә зыян" исемле тематик дискотека узды.

Михайловка авыл мәдәният йортында Тойгелде урта мәктәбе, Михайловка һәм Баланлы урта мәктәбе укучылары арасында "Без бергә" музыкаль конкурсы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International