ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мәллә- Тамак авылы китапханәчесе, Идел журналы нәшер ителә башлауга 30 ел уңаеннан, журналга күзәтү ясады. Идел журналының тарихы белән таныштырды.

Мәллә Тамак авылы китапханәчесе, террорга каршы көрәш акциясе кысаларында, Куянкай балалар бакчасы нәниләре белән "Пусть всегда будет солнце" исеме астында рәсемнәргә конкурс үткәрде.

Крәш Шуран авылы китапханәсендә Мөслимебездә “Рухи һәм әхлакый үсеш елы” кысаларында “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” дип аталучы семинар-бәйге үтте. Крәш Шуран авылы җирлегендә өч төрле милләт рус, керәшен һәм татар халкы  дус-тату, бер-берсенә ярдәмләшеп, җырлап-биеп, уйнап-көлеп яши. Бәйгебез дә менә шушы өч милләт халкының авыз иҗатына багышланды. Зирәк, акыллы, тапкыр китапханәчеләребез бәйгедә ике команда катнаштылар. Ә инде бәйгебез “Яшь йөрәкләр” ансамбленең матур җырлары, биюләре һәм кызыклы уеннары белән үрелеп барды, шулай ук  мәктәп коллективының “Сәйләннәр” балалар ансамбледә бәйгебезгә ямь өстәде.

20 март көнне мәктәп укучыларының «Без сезнең белән горурланабыз, якташлар! " темасына фәнни-гамәли конференциясе узды

Район үзәк китапханәсе базасында, мәгариф идарәсе һәм “Туган як” музее хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән, “Якташлар, без сезнең белән горурланабыз!” исеме астында фәнни-гамәли конференция үтте.

Шуганка авыл китапханәчесе мәктәп укучылары һәм китапханәгә килүчеләр белән язучы Вахит Имамовның 65 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Аның "Әфган тюльпаннары"романы белән таныштырды.

Метрәй авыл китапханәчесе балалар бакчасына барып, нәниләр өчен табышмаклар кичәсе үткәреп кайтты.Иң актив катнашкан балаларга бүләкләр тапшырылды.


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 21 мартына
2019 елның 20 мартында 18 сәгатьтән 21 мартның 18 сәгатькә кадәр

Аязучан болытлы һава. 
Төнлә һәм иртән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез урыны белән бераз.
Аерым районнарда томан.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.   
Һаваның минималь температурасы төнлә 0..- 5, көндез максималь һава температурасы +1 .º.+6 .º 
Юлларда урыны белән бозлавык.

Яңа Карамалы авыл клубында "Оста куллар"түгәрәгенең мастер класс үтте.

       Узган атнаның җомга көнендә Мөслимгә күпсанлы кунаклар килде. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында 800гә якын кеше районыбыз мәктәпләре, оешма-предприятиеләре буйлап экскурсиядә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International