Китапханә хезмәткәрләренең семинар утырышы үтте.

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Крәш Шуран авылы китапханәсендә Мөслимебездә “Рухи һәм әхлакый үсеш елы” кысаларында “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” дип аталучы семинар-бәйге үтте. Крәш Шуран авылы җирлегендә өч төрле милләт рус, керәшен һәм татар халкы  дус-тату, бер-берсенә ярдәмләшеп, җырлап-биеп, уйнап-көлеп яши. Бәйгебез дә менә шушы өч милләт халкының авыз иҗатына багышланды. Зирәк, акыллы, тапкыр китапханәчеләребез бәйгедә ике команда катнаштылар. Ә инде бәйгебез “Яшь йөрәкләр” ансамбленең матур җырлары, биюләре һәм кызыклы уеннары белән үрелеп барды, шулай ук  мәктәп коллективының “Сәйләннәр” балалар ансамбледә бәйгебезгә ямь өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International