Татар эшмәкәрләре җыены делегациясе Мөслим сәнгать мәктәбендә

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

       Узган атнаның җомга көнендә Мөслимгә күпсанлы кунаклар килде. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында 800гә якын кеше районыбыз мәктәпләре, оешма-предприятиеләре буйлап экскурсиядә булды.

       Мөслим сәнгать мәктәбе эшчәнлеге белән танышты җыенда катнашучылар. Бөтенроссия буйлап җыелган эшмәкәрләр мәктәпнең иң талантлы укучылары белән якыннан танышты, иҗат коллективларының чыгышын тыңлады. Кунакларны ишек төбеннән үк үзләренең дәртле көйләре белән сәламләп каршы алган “Тургай” курайчылар ансамбле чыгышы аеруча кунакларның күңеленә хуш килде. Моннан тыш, эшмәкәрләр мәктәп музеннда булды, уучыларыбыз һәм укытучыларыбыз кулы белән ясалган иҗат эшләре күргәзмәсен карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International