КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
“Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” Республика акциясе кысаларында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре укучылар өчен А.Алиш исемендәге премия лауреатлары ияләре: Ш.Галиев, Р.Минңуллин, Л.Лерон, М.Әхмәтҗанов, Факил Сафин китапларына күзәтү ясады.
20 март көнне Нарат-Асты авыл клубында "Бәхет көне" булып узды. Чара җыр-бию һәм уеннар белән үрелеп барды.
21 март көнне Рус Шуган авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә халык өчен «Стихи о разном" дип исемләнгән чара - шигърият көне үткәрделәр. Басорина Арина һәм Борисов Анатолий үзләре язган берничә шигырьләрен укыдылар.
Симәк авыл мәдәният йорты директоры мәктәп балалары өчен "Туган ягыңның тарихын бел, халкына хезмәт ит!" исеме астында тәрбия сәгате үткәрде.
Бөтендөнья су көне уңаеннан Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, “Су – яшәү чыганагы” дигән экологик сәгать үткәрделәр.
21 март көнне Октябрь авыл мәдәният йортында зурлар өчен "Оста куллар" түгәрәге булып узды.
21 март көнне Октябрь авыл мәдәният йортында "Нәүрүз" бәйрәме булып узды.
21 март көнне Михайловка авыл мәдәният йортында укучылар арасында "Лучше всех" дип исемләнгән зона конкурсы булып узды. Конкурста Михайловка, Тойгелде һәм Баланлы мәктәпләре катнашты, конкурста катнашкан өчен балаларга сертификатлар тапшырылды.
20 март көнне Ш. Закиров исемендәге "Идел йорт" XIX төбәкара театр коллективлары конкурсы кысаларында "Идел йорт" конкурсы булып узды. З. Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршындагы халык театры Мостай Кәрим пьесасы буенча " Ай тотылган төндә» трагедиясен тәкъдим итте.