ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Баек авыл китапханәсе, ​ мәдәният йорты һәм "Чулпан"  балалар бакчасы нәниләре белән берлектә "Сөенечләр белән түрдән уз, Нәүрүз" дип исемләнгән чара  үткәрделәр. 

21 март көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Нәүрүз котлы булсын!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Биредә "Кояшкай" балалар бакчасы, Күбәк урта мәктәбе укучылары, "Хуҗабикә" клубы, авыл халкы әдәби-музыкаль тамашада катнашты, күңелле уеннар, җыр-бию белән күңел ачты, "Хуҗабикә" клубы апалары пешергән коймактан һәммәсе дә авыз итте.

 

Киңәшмә: 2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек

22 март көнне Мөслим гимназиясе базасында балалар бакчасы балалары арасында узган “Фәнгә беренче адымнар” марафоны булып узды.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ


24
март, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 25 мартына
2019 елның 24 март 18 сәгатьтән 25 март 18 сәгатькә кадәр


Болытлы.
Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, иртән һәм көндез урыны белән көчле. 
Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан һәм бозлавык, иртән һәм көндез урыны белән буран.
Җил төнлә көнчыгыштан секундына 5-10 метрга кадәр, көчәйгәндә 14 метрга кадәр; көндез төньяк-көнбатыштан 8-13 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә 0..-5;
көндез максималь һава температурасы 0..+5.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.


23
март, 2019 ел
шимбә

22 март көнне район мәдәният йортында Тойгелде авыл җирлеге катнашында "Авылым хатирәләре күңел сандыгында" үзешчән сәнгать смотр-конкурсының концерты булып узды. 

22 март көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йорты "Замандаш" халык театры Әмәкәй авыл халкы алдында Н.Гаетбайның "Аты барның дәрте бар" әсәрен сәхнәләштерде. Тамашачы коллектив чыгышын бик җылы кабул итте.
 


22
март, 2019 ел
җомга

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

   “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” Республика акциясе кысаларында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре укучылар өчен А.Алиш исемендәге премия лауреатлары ияләре: Ш.Галиев, Р.Минңуллин, Л.Лерон, М.Әхмәтҗанов, Факил Сафин китапларына күзәтү ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International