21 март көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Нәүрүз котлы булсын!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Биредә "Кояшкай" балалар бакчасы, Күбәк урта мәктәбе укучылары, "Хуҗабикә" клубы, авыл халкы әдәби-музыкаль тамашада катнашты, күңелле уеннар, җыр-бию белән күңел ачты, "Хуҗабикә" клубы апалары пешергән коймактан һәммәсе дә авыз итте.