“Без бергә” дип аталган Республика балалар халык иҗаты сәнгать фестиваленең муниципаль этабы узды.

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

“Без бергә” дип аталган Республика балалар халык иҗаты сәнгать фестиваленең муниципаль этабы узды.  Башка еллардан аермалы буларак быел ул Тат.Бүләр, Күбәк, Михайловка, Мөслим урта мәктәбе, лицей, гимназия базаларында оештырылды.  Балаларның чыгышлары жюри тарафыннан “Хореография”, “Халык җыры”, “Халык вокаль ансамбле”, “Инструменталь ансамбль”, “Сәнгатьле уку”, “Мода театры”, “Иҗади гаилә” номинацияләрендә билгеләнде. Чыгышлардан тыш, декоратив-гамәли эшләнмәләрдән күргәзмә оештырылды. Биредә укучыларның төрле материаллардан иҗат иткән эшләре белән танышырга мөмкин иде. Зона турында барлыгы 330 баланың чыгышы каралды. Иң яхшы номерлар 5 апрельдә Мөслим мәдәният йортында узачак йомгаклау концертында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International