Яр Чаллы шәһәрендә узучы традицион конкурсларның берсе булган “Tutti. Corne” ачык бөтенроссия конкурсында быел да сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады. Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендә тынлы уен кораллары ансамбле әлеге бәйгедә быел 2 дәрәҗә лауреат исемен алып кайтты. Җитәкчесе Рунар Расыйх улы профессиональ осталык өчен бәйгенең рәхмәт хатына лаек булды.