ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

27 октябрь көнне Метрәй авыл мәдәният йортында "Автомобилистлар көне" булып узды.

Метрәй башлангыч мәктәбе укучылары авыл китапханәсендә экскурсиядә булды.Алар китапханәгә даими кайтып торучы вакытлы матбугат һәм яңа китаплар белән танышты.Балалар өйдә уку өчен китаплар алып кайтып китте.


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

   30нчы октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан үзәк китапханәдә ГАПОУ “Мөслим политехника техникум”ы студентлары өчен “Тайны сталинских репрессий” дип исемләнгән хәтер сәгате үтте. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Китапханәче бу фаҗиганең кеше тормышы өчен никадәр куркыныч икәнен әдәби әсәрләрдәге геройлар язмышы аша ачып бирде. Гәҗит-җурналлар битләрендә басылып чыккан мәгълүматлар белән таныштырды

   4 нче ноябрь -  Бердәмлек көне уңаеннан  үзәк китапханәдә ГАПОУ “Мөслим политехника техникумы” студентлары өчен «Единая Россия – сильная Россия!» дигән мәгълүмат сәгате  үткәрелде .  Китапханәче Бердәмлек көненең каян килеп чыгуын , аның әһәмиятен аңлатты. Төрле милләт кешеләренең дус һәм тату булып яшәве,илебез язмышында зур урын алып торуын яшьләргә аерым мисаллар китереп сөйләде. Әлеге темага кагылышлы презентация һәм китаплар күрсәтелде.

   30нчы октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан үзәк китапханәдә Мөслим лицееның 10 – 11 нче сыйныф укучылары өчен “Репрессии – трагедия народа” дип исемләнгән патриотик дәрес үтте. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Китапханәче бу фаҗиганең кеше тормышы өчен никадәр куркыныч икәнен әдәби әсәрләрдәге геройлар язмышы аша ачып бирде, гәҗит-җурналлар битләрендә басылып чыккан мәгълүматлар белән таныштырды.

 

     Татарстанда эшче һөнәрләр елы уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәре Габдулла Тукай исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары өчен «Профессия  – библиотекарь!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.

 

2019 елның 31 октябренә
2019 елның 30 октябре 18 сәгатьтән 31 октябрь 18 сәгатькә кадәр

Болытлы.
Төнлә бераз, көндез урыны белән кар, юеш кар.
Иртән һәм көндез аерым районнарда буран.
Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә торган җилнең тизлеге секундына 6-11 метр., 
иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..Һаваның максималь температурасы көндез 0º.-3º.
Юлларда урыны белән бозлавык.

Рус Шуган авылы китапханәчесе "Зернышко" балалар бакчасында "Осень золотая" балалар иртәсе үткәрде. 

Михайловка авылы китапханәчесе " В единстве народа сила и разум "дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрде. Халык бердәмлеге көненә багышланган чара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International