Үзәк китапханәдә район китапханәчеләренең чираттагы семинар - киңәшмәсе үтте. Китапханәчеләр алда торган бурычлар турында сөйләштеләр, тәҗрибә уртаклаштылар. Семинар бай эчтәлекле һәм файдалы булды.
Көзге каникуллар чорында балаларның ял вакытын файдалы үткәрү максатыннан Үзәк китапханәдә кызыклы уеннар, викторина һәм мультфильм геройлары белән очрашу оештырылды. Балалар өчен татлы күчтәнәчләр, баллы лимонад әзерләнгән иде.
Мөслим муниципаль районы ГХАТ бүлегенең 2019 елның 10 аендагы эшенә йомгак ясалды.
1. Метеорологик фараз
Начар метеорологик күренешләр начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә: көньяк-көнбатыштан көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр көчәю, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлану белән буран, юлларда бозлавык.
2019 елның 2 ноябренә
2019 елның 1 ноябре 18 сәгатьтән 2 ноябрь 18 сәгатькә кадәр
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Болытлы һава, төнлә аязучан.
Кар, урыны белән буран.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, көчәйгәндә 17 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-8º.
Көндез максималь һава температурасы -1..-3º.
Юлларда урыны белән бозлавык.
31 октябрь көнне Баек авыл мәдәният йортында район балалар театр айлыгы кысаларында "Яшьлек" балалар үзешчән театр коллективы тамашачылар игътибарына Х.Ибраһим пьесасы буенча куелган "Оҗмах бакчасы"спектаклен тәкъдим итте.
Бүген, 1 ноябрь көнне Мөслим районы шулай ук «Зур этнографик диктант»халыкара акциясендә катнашты. Ике мәйданчыкта («Мизгел» яшьләр үзәге һәм Марибүлэр төп гомуми белем бирү мәктәбе) махсус бланкларда биремнәр үтәлеше оештырылды..
Иске Карамалы авыл мәдәният йорты директоры Лаеш районында узган "Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты" Республика конкурсында катнашты.
Район мәгариф оешмалары, Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты 8 еннән 12 нче октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контрольдә тоту Департаменты тикшерүе уздылар. 31 нче октябрь конне тикшерүнең йомгаклау утырышы узды.
Дусай авыл мәдәният йорты "Нур" балалар театры коллективы М.Харисовның "Тук башак җиргә иелә" пьесасын сәхнәләштерделәр.
Бәкәбез авыл клубында эшләп килүче "Нур" балалар театры коллективы Аманулланың "Мактанчык әтәч" әкиятен сәхнәгә куйдылар.