Патриотик дәрес: «Репрессии – трагедия народа».

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

   30нчы октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан үзәк китапханәдә Мөслим лицееның 10 – 11 нче сыйныф укучылары өчен “Репрессии – трагедия народа” дип исемләнгән патриотик дәрес үтте. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Китапханәче бу фаҗиганең кеше тормышы өчен никадәр куркыныч икәнен әдәби әсәрләрдәге геройлар язмышы аша ачып бирде, гәҗит-җурналлар битләрендә басылып чыккан мәгълүматлар белән таныштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International