4 нче ноябрь - Бердәмлек көне уңаеннан үзәк китапханәдә ГАПОУ “Мөслим политехника техникумы” студентлары өчен «Единая Россия – сильная Россия!» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде . Китапханәче Бердәмлек көненең каян килеп чыгуын , аның әһәмиятен аңлатты. Төрле милләт кешеләренең дус һәм тату булып яшәве,илебез язмышында зур урын алып торуын яшьләргә аерым мисаллар китереп сөйләде. Әлеге темага кагылышлы презентация һәм китаплар күрсәтелде.