30нчы октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан үзәк китапханәдә ГАПОУ “Мөслим политехника техникум”ы студентлары өчен “Тайны сталинских репрессий” дип исемләнгән хәтер сәгате үтте. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Китапханәче бу фаҗиганең кеше тормышы өчен никадәр куркыныч икәнен әдәби әсәрләрдәге геройлар язмышы аша ачып бирде. Гәҗит-җурналлар битләрендә басылып чыккан мәгълүматлар белән таныштырды