Мөслим «Зур этнографик диктант» халыкара акциясендә катнашты.

2019 елның 1 ноябре, җомга

«Зур этнографик диктант» халыкара акциясе Россиянең һәр 85 төбәгендә һәм 38 чит илдә уза. Диктант этнографик грамоталылык дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында Диктант Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Бүген, 1 ноябрь көнне Мөслим районы шулай ук «Зур этнографик диктант»халыкара акциясендә катнашты. Ике мәйданчыкта («Мизгел» яшьләр үзәге һәм Марибүлэр төп гомуми белем бирү мәктәбе) махсус бланкларда биремнәр үтәлеше оештырылды. Тестны тикшерү волонтерлар һәм мәйданчык кураторы тарафыннан башкарылачак, сезнең идентификация номерлары буенча баллар куелган нәтиҗәләр мәйданчыкта, акция сайтында урнаштырылачак www.miretno.ru  һәм милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык сайтында www.fadn.gov.ru  2019 елның 12 декабре, шуңа күрә үзенең идентификация номерларын саклап калу мөһим.

Акция инде дүртенче ел уздырыла, һәм без диктант узганнан соң анда катнашучыларның үз тамырларын, ата-бабаларыбызның традицияләрен өйрәнү, янәшәдә яшәүчеләр турында күбрәк белү теләге уяныр, дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International