2019 елның 8 ноябренә
2019 елның 7 ноябре 18 сәгатьтән 2019 елның 8 ноябре 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән яңгыр һәм юеш кар.
Җил төнлә төньяк-көнбатыштан-7-12, төннең беренче яртысында урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр; көндез төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә.
Һава температурасы бик нык түбәнәя: төнлә +3кә кадәр..-2°, көндез 0гә кадәр..+3°.
Юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.
Үзәк китапханәдә районның иң күп китап укучылары белән “Укырга мин яратам” исеме астында әдәби викторина үтте. “Беләмәннәр” һәм “Язмыш” командалары тапкырлыкка һәм җитезлеккә көч сынашты. Тугызга ун исәбе белән “Беләмәннәр” командасы җиңү яулады.
4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Метрәй авыл мәдәният йортында балалар арасында рәсем конкурсы үтте.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 6 ноябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2019 елның 6 ноябренә
2019 елның 5 ноябре 18 сәгатьтән 2019 елның 6 ноябре 18 сәгатькә кадәр
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Болытлы.
Яңгыр, көндез бераз.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 м, урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +2..+4°.
Көндез максималь һава температурасы +7..+9°.
Район мәдәният йортында оешма-предприятиеләрдә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Татарстан бәхет тапкан җирем - җыр-биюле газиз Ватаным!" район смотр-конкурсы булып узды. Биредә Мөслим инженерлык челтәре, "Төзекләндерү һәм яшелләндерү", "Хуҗалык тәэмин итү" унитар передприятияләре, Янгын сүндерү бүлеге, Район газ хезмәте коллективлары катнашты.
Тат.Бүләр авылы китапханәчесе көзге каникуллар чорында балалар язучысы Нур Гайсинга 105 ел тулу уңаеннан "Балачакның матур мизгелләре " дип аталган телдән журнал уздырды.Китапханәче балаларны язучының иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды, шигырьләрен кычкырып укыды.
4 ноябрь, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан волейбол турниры узды.
Баек авылы китапханәчесе, "Йортларга китап нуры" - акциясе кысаларында, авылыбызның хөрмәтле кешеләре - Кәүсәрия һәм Сәмигулла Хөрмәтуллиннарның өйләрендә булды, "Казан утлары" журналының яңа кайткан саны белән таныштырды. Һәм шулай ук яңа газета- журналларны кызыксынып карадылар.
Балалар язучысы Нур Гайсинның тууына 105 ел тулуга багышлап, Югары Табын авылы китапханәчесе “Балалар язучысы ” дигән телдән журнал үткәрде.
2019 елның 4 ноябренә
2019 елның 3 ноябре 18 сәгатьтән 2019 елның 4 ноябре 18 сәгатькә кадәр
Болытлы. Төнлә һәм иртән кар, юеш кар, юеш кар һәм бозлы яңгыр рәвешендә явым-төшем көтелә, көндез урыны белән.
Аерым районнарда бозлавык, төнлә урыны белән буран.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, көчәйгәндә урыны белән 18 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -2..-4°.
Көндез максималь һава температурасы 0..+2°.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.