Мөслим муниципаль районы ГХАТ бүлегенең 2019 елның 10 аендагы эшенә йомгак ясалды. Гражданлык хәле актларын теркәү органнарына түбәндәге вәкаләтләр бирелгән: туу, үлем, никах теркәү, аерылышу, уллыкка (кызлыкка) алу, ата булу, исемне алыштыру.
2019 елның 10 аенда 128 сабый тууы теркәлгән, шуларның 66сы – малай һәм 62се – кыз. Мөслим районында күп балалы гаиләләр саны арта бара. Безнең зур сөенечкә, 10 гаиләдә 4 һәм аннан да күбрәк бала туды.
Октябрь аенда нибары 4 пар язылышты, агымдагы елның 10 аенда аларның саны 102 пар тәшкил итте. Тагын 9 пар тарафыннан ноябрь аена законлы никах теркәү өчен гариза бирелде.
Узган ел белән чагыштырганда аерылышу күрсәткече кимегән, ягъни, агымдагы елның 10 аенда 30 гаилә аерылышу авырлыгын кичергән. 2018 елның шул ук чорында мондый гаиләләр 47 иде.
Ел башыннан ГХАТ бүлеге тарафыннан 236 гражданның үлүе теркәлгән, шуларның 138е – ир-ат һәм 98е – хатын-кыз. Узган ел октябрь ахырына үлем турында актлар саны 273кә җиткән иде.
Менә шундый статистика! Киләсе ай нәрсә алып киләсен, вакыт күрсәтер, ә без Сезгә сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез!