Телдән журнал.

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Балалар язучысы Нур Гайсинның тууына 105 ел тулуга багышлап, Югары Табын авылы китапханәчесе “Балалар язучысы ” дигән телдән журнал үткәрде. Китапханәче балаларга язучының тормыш юлы турында сөйләде; иҗаты белән таныштырды.
    Нигездә мәктәп һәм балалар тормышыннан алып язылган китапларда Нур Гайсин күмәк хезмәт, дуслык, туган җирне ярату кебек олы төшенчәләрне әдәби образлар аша яшь буынга сеңдерергә, аларны патриотик рухта тәрбияләргә омтыла. Китапханәче балаларга моны шигырьләр һәм проза әсәрләреннән алынган өзекләр белән дәлилләп күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International