ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Үзәк китапханә хезмәткәре Г.Тукай исемендәге урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары өчен «Достоевский – новый взгляд»дигән патриотик дәрес үткәрде .  Китапханәче  язучының  тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, авторның китапларын һәм презентация күрсәтте.

 

6 ноябрь көнне Елгабаш авылы клубында "Көзге муллык" исемле бәйрәм кичәсе булып узды.

 

Шуганка авыл клубында балалар театр коллективы тамашачы игътибарына Газиз Набиуллинның "Истәлекле бүләкләр" исемле әсәрен тәкъдим итте.

Олы Чакмак авыл мәдәният йортында "Хэллоуин" бәйрәме булып узды. Бәйрәм кичәсе төрле уеннар, маскалар буенча дифеле чыгышлары, биюләр, жырлар белән үрелеп барды. 

Краснояр авыл клубында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чара узды.

Үзәк китапханәдә ГАПОУ “Мөслим политехника техникум”ы студентлары өчен «Мин кулыма китап алам» могҗизалар кыры уены үтте. Могҗизалар кырында өчәр уенчыдан торган өч төркем катнашты. Һәрбер катнашучы үзе турында кыскача гына таныштырып китте.Уен бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте.

Михайловка урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында "әкиятләр буенча сәяхәт"дигән темага сыйныф сәгате узды.Укучылар яраткан әкият геройларының исемнәрен атап, ребуслар чиштеләр.

Михайловка урта мәктәбе укучылары "Без-сәләтле буын" төбәкара фәнни - гамәли конференциясендә актив катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар.

 4 нче ноябрь көнне Яңа Карамалы авыл клубында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Минем туган илем - Россия" исемле квест уены үтте.

Олы Чакмак мәдәният хезмәткәрләре Халыкара Бердәмлек көне уңаеннан укучы балалар белән стенгазета чыгарды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International