Район мәдәният йортында оешма-предприятиеләрдә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Татарстан бәхет тапкан җирем - җыр-биюле газиз Ватаным!" район смотр-конкурсы булып узды. Биредә Мөслим инженерлык челтәре, "Төзекләндерү һәм яшелләндерү", "Хуҗалык тәэмин итү" унитар передприятияләре, Янгын сүндерү бүлеге, Район газ хезмәте коллективлары катнашты.