14 декабрь көнне Иске Вәрәш авыл мәдәният йортында "Ялкынлы" үзешчән театр коллективы Рабит Батулланың "Кичер мине, әнкәй " пьессасын сәхнәләштерде.
Вәрәшбаш авыл мәдәният йортында үзешчән театр коллективы тамашачылар игътибарына Д.Салиховның "Каравыл, коткарыгыз!" исемле пьесасы буенча куелган спектакль тәкъдим иттеләр.
Рус.Шуган авыл мәдәният йорты директоры балалар бакчасында балалар белән "Чыршы" аппликациясе ясадылар.
Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә буран, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлана һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин;
- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык.
2019 елның 21 декабренә
2019 елның 20 декабре 18 сәгатьтән 21 декабрь 18 сәгатькә кадәр
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә кар, урыны белән буран, көндез явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә һәм максималь температурасы көндез -6..-9.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.
Михайловка урта мәктәбендә "Ел укучысы"муниципаль конкурсының зона этабы узды.
Үзәк балалар китапханәсендә Мари-Бүләр мәктәбе укучылары кунакта булдылар. Балалар өчен китапханә буенча экскурсия оештырылды. Китапханәче балаларга китап саклау урынына килүләре турында сөйләде, уку залында һәм абонементта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Стеллажларга тезелгән төрле темадагы китапларны зур канәгатьлек белән карап чыктылар. Балаларда экскурсия чын мәгънәсендә зур тәэсир калдырды. Күбесе китапханәгә әти – әниләре белән килеп китап укучы буларак язылырга карар итте.
2019 елның 20 декабренә
2019 елның 19 декабре 18 сәгатьтән 20 декабрь 18 сәгатькә кадәр
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Кар, юеш кар, урыны белән буран.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба секундына 10-15 м тизлектә, урыны белән 17-22 м/с тизлектә.
Төнлә минималь һава температурасы -2..-5.
Көндез максималь һава температурасы -1..-4.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.
Татарстан Республикасында Мәдәният министрлыгы кысаларында менә инде ничә ел “Укучының мәдәни көндәлеге “ дигән проект эшләп килә. “Мәдәни көндәлек “ – ул кечкенә генә китап, анда Татарстанның истәлекле урыннары, музейлары, театрлары турында язылган. Бала ул көндәлеккә нинди мәдәният биналарына барганын, барлык ишеткән мәгълүматын туплап барырга тиеш. Ә без китапханәчеләр үз чиратыбызда балаларга мәдәни көндәлек турында сөйләп, төрле масса чаралары үткәрәбез.
Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яши. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, чаршаулары... Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора. Үзәк китапханәдә күп еллар чигү белән шөгыльләнүче Низамова Роза апа белән бергә “Чиккән сөлгем-күңелем көзгесе” исеме астында түгәрәкнең чираттагысы узды. Китапханәчеләр тамбурлы чигү серләре белән танышты.
11 декабрь көнне театр сәнгате бүлегендә ачык дәрес күрсәтелде. Бүлек укытучысы Ләйсән Замалова актерлык осталыгы буенча “Этюдлар ярдәмендә актер осталыгын һәм күнекмәләрен үзләштерү” темасы үз эш алымнарын күрсәтте.