Татарстан Республикасында Мәдәният министрлыгы кысаларында менә инде ничә ел “Укучының мәдәни көндәлеге “ дигән проект эшләп килә. “Мәдәни көндәлек “ – ул кечкенә генә китап, анда Татарстанның истәлекле урыннары, музейлары, театрлары турында язылган. Бала ул көндәлеккә нинди мәдәният биналарына барганын, барлык ишеткән мәгълүматын туплап барырга тиеш. Ә без китапханәчеләр үз чиратыбызда балаларга мәдәни көндәлек турында сөйләп, төрле масса чаралары үткәрәбез.