"Китапханәгә сәяхәт".

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Үзәк балалар китапханәсендә Мари-Бүләр мәктәбе укучылары кунакта булдылар. Балалар өчен китапханә буенча экскурсия оештырылды. Китапханәче балаларга китап саклау урынына килүләре турында сөйләде, уку залында һәм абонементта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Стеллажларга тезелгән төрле темадагы китапларны зур канәгатьлек белән карап чыктылар. Балаларда экскурсия чын мәгънәсендә зур тәэсир калдырды. Күбесе китапханәгә әти – әниләре белән килеп китап укучы буларак язылырга карар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International