11 декабрь көнне театр сәнгате бүлегендә ачык дәрес күрсәтелде. Бүлек укытучысы Ләйсән Замалова актерлык осталыгы буенча “Этюдлар ярдәмендә актер осталыгын һәм күнекмәләрен үзләштерү” темасы үз эш алымнарын күрсәтте. Дәрестә катнашкан укучылар уен формасында оештырылган күнегүләрне үз итте. Дәресне карарга кергән укытучылар исә әлеге алымнарны отышлы дип бәяләде.