Метрәй авыл китапханәчесе Л.Н.Толстойның "Война и мир" китабына 150 ел тулу уңаеннан китапханә сәгате үткәрде. Укучылар роман турында, аннан өзекләрне зур кызыксыну белән тыңладылар.
2019 елның 22 декабренә
2019 елның 21 декабре 18 сәгатьтән 2019 елның 22 декабре 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -9..- 12º, аязланганда-17º ка кадәр; һаваның максималь температурасы көндез -8º..-13º.
Юлларда бозлавык.
Тойгелде авыл мәдәният йортында үзешчән балалар театр коллективы тамашачылар игътибарына Илгиз Зәйниевның "Бәби" әсәре буенча әзерләнгән спектакль тәкъдим итте. Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек, тетрәндергеч спектакльне халык тын да алмый карады, яшь артистларыбызның талантына сокланды.
Инвалидлар декадасы кысасында Вәрәшбаш авыл мәдәният йорты директоры укытучылар белән берлектә укучылар өчен мәктәптә "Кеше булу авыр түгел, кешелекле булу авыр" дип исемләнгән тематик әңгәмә уздырды. Моннан тош алар күмәкләшеп сәламәтлекләре һәм мөмкинлекләре чикле булган авылдашларында булып, әзме-күпме матди һәм рухи ярдәм күрсәтеп кайттылар.
Баланлы авыл мәдәният йортында эшләп килүче "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы авылдашларын гына түгел, ә күрше авылларын да "Тәбикмәк бәйрәме" нә җыйды. Бәйрәмдә күптөрле мастер-класслар, концерт номерлары, спектакльдән өзек күрсәтелде, табын артында барлык кунаклар белән чәй эчү оештырылды. Әлеге оешманың максаты борынгы йолаларны барлау, торгызу, яшьләргә гореф-гадәтләрне өйрәтү.
Мөслим лицеенда Мөслим районы "Карлыгач" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен чара үткәрелде
Баек авылы мәдәният йорты үзешчән театр коллективы Айгөл Әхмәтгалиеваның "Баш куям тезләреңә" драмасын сәхнәләштерделәр.
13 декабрь көнне Яңа Карамалы авыл клубында "Яшьлек" үзешчән театр коллективы тамашачылар игътибарына Т. Миңнуллинның "Бәхетле кияү" комедиясен тәкъдим итте.
Район мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинар утырышы узды, узып баручы елга нәтиҗә ясалды.
Яңа Карамалы авылында авыл халкы белән татар халкының борынгы йолаларының берсе булган "Каз өмәсе" үтте.