Тойгелде авыл мәдәният йортында үзешчән балалар театр коллективы тамашачылар игътибарына Илгиз Зәйниевның "Бәби" әсәре буенча әзерләнгән спектакль тәкъдим итте. Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек, тетрәндергеч спектакльне халык тын да алмый карады, яшь артистларыбызның талантына сокланды.