Баланлы авыл мәдәният йортында эшләп килүче "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы авылдашларын гына түгел, ә күрше авылларын да "Тәбикмәк бәйрәме" нә җыйды. Бәйрәмдә күптөрле мастер-класслар, концерт номерлары, спектакльдән өзек күрсәтелде, табын артында барлык кунаклар белән чәй эчү оештырылды. Әлеге оешманың максаты борынгы йолаларны барлау, торгызу, яшьләргә гореф-гадәтләрне өйрәтү.