Китапханә сәгате.

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Метрәй авыл китапханәчесе  Л.Н.Толстойның "Война и мир" китабына 150 ел тулу уңаеннан китапханә сәгате үткәрде. Укучылар роман турында, аннан өзекләрне зур кызыксыну белән тыңладылар. Бу әсәр Ватанга мәхәббәт, аның үткәне өчен горурлык белән сугарылган. Л.Н.Толстойның әлеге роман - эпопеясы язылуга күп вакыт узса да, халыкны борчыган проблемалар хәзер дә кала. Шуңа күрә укучыларга мондый әсәрләргә ешрак мөрәҗәгать итү мөһим икәнлеге турында сөйләп аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International