ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортында Вәрәш-Баш авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында “Татарстан бәхет тапкан җирем, җыр-биюле газиз Ватаным!” дип исемләнгән смотр- концерты булып узды.


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

    4 март көнне Үзәк китапханәдә "Әни турында хикәяләр укыйбыз" дип исемләнгән республика акциясе кысаларында Мөслим лицееның башлангыч сыйныф укучылары өчен "Дөнья матур әни булганда! " дип исемләнгән чара үтте. Китапханәче татар һәм рус телләрендә берничә әсәр укыды. Балалар Л.Леронның "Кояшны кочкан малай" китабыннан "Әбием, әнием һәм мин", Р. Мингалимнең "Канатларың булса" хикәяләрен кызыксынып тыңладылар. Шулай ук "Детские стихи о самом главном" китабыннан Н.Бромлейның " Главное слово", В.Берестовның "Праздник мам" шигырьләре дә кычкырып укылды. 

Соңыннан балалар үз куллары белән әниләре һәм әбиләренә бүләккә  төсле чәчәкләрдән  оригиналь открыткалар ясадылар. Чара бик җылы, дустанә атмосферада үтте, балаларда бик зур тәэсир калдырды.

1. Метеорологик фараз
Начар метеорологик күренешләр начар метеорологик күренешләр:
4 март кичендә, төнлә һәм иртән 5 мартта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
2020 елның 5 мартына
2020 елның 4 мартында 18 сәгатьтән 5 март 18 сәгатькә кадәр

Аязучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән бераз кар, көндез явым-төшемсез.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба секундына 5-10 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..6.
Көндез максималь һава температурасы -2..+1.
Юлларда бозлавык.

ПРОФИЛАКТИКА - УЛ ГАДИ. ҮЗЕМ ТУРЫНДА, ЯКЫННАРЫМ ТУРЫНДА КАЙГЫРТАМ.

   ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында үзәк китапханә  хезмәткәрләре Мөслим лицееның башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мин яратам сине, Татарстан” дип исемләнгән чара үткәрде. Китапханәчеләр республикабызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, хәзерге вакытта Татарстанның үсеше турында сөйләделәр. Балалар “ТАССР тарихы битләре буйлап” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чараның максаты булып үсеп килүче буында үз туган ягына карата кызыксыну һәм патриотик хисләрне үстерү, ТАССР барлыкка килү тарихы турында белемнәрен ныгыту тора иде.

 

   Ел саен 1 мартта Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан үзәк китапханә хезмәткәрләре Г. Тукай ис.урта  мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары өчен " Замана афәтеннән сакланыйк!" исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чараның максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотик матдәләргә тискәре караш формалаштыру торды. Алар игътибарына «Наркомания-афәткә юл " дигән күргәзмә – уйлану тәкъдим ителде.

Милли проект кысаларында яшь фермерлар үз эшен ачуга 6 млн сумга кадәр грант алырга мөмкин

"Бердәм Россия" партиясе алдан тавыш бирүгә старт бирде.


3
март, 2020 ел
сишәмбе

Краснояр авыл клубында “Ягез әле егетләр”дигән ярыш узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International