"Дөнья матур әни булганда!"

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

   4 март көнне Үзәк китапханәдә "Әни турында хикәяләр укыйбыз" дип исемләнгән республика акциясе кысаларында Мөслим лицееның башлангыч сыйныф укучылары өчен "Дөнья матур әни булганда! " дип исемләнгән чара үтте. Китапханәче татар һәм рус телләрендә берничә әсәр укыды. Балалар Л.Леронның "Кояшны кочкан малай" китабыннан "Әбием, әнием һәм мин", Р. Мингалимнең "Канатларың булса" хикәяләрен кызыксынып тыңладылар. Шулай ук "Детские стихи о самом главном" китабыннан Н.Бромлейның " Главное слово", В.Берестовның "Праздник мам" шигырьләре дә кычкырып укылды. 

Соңыннан балалар үз куллары белән әниләре һәм әбиләренә бүләккә  төсле чәчәкләрдән  оригиналь открыткалар ясадылар. Чара бик җылы, дустанә атмосферада үтте, балаларда бик зур тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International