"Мин яратам сине, Татарстан".

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

   ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында үзәк китапханә  хезмәткәрләре Мөслим лицееның башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мин яратам сине, Татарстан” дип исемләнгән чара үткәрде. Китапханәчеләр республикабызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, хәзерге вакытта Татарстанның үсеше турында сөйләделәр. Балалар “ТАССР тарихы битләре буйлап” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чараның максаты булып үсеп килүче буында үз туган ягына карата кызыксыну һәм патриотик хисләрне үстерү, ТАССР барлыкка килү тарихы турында белемнәрен ныгыту тора иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International