Татарстан Президенты Указы нигезендә 2020 ел - ТАССР ның 100 еллыгын билгеләп үтү елы дип игълан ителде. Әлеге датага әзерлек уңаеннан, үзәк китапханә хезмәткәре Г.Тукай исемендәге урта мәктәпнең 8 сыйныф укучылары өчен “Татарстанның бер гасырлык юбилее ” дигән исем астында патриотик сәгатьүткәрде, “Татарстанның 100 еллыгын каршылап” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Очрашу барышында китапханәче презентация күрсәтте, китап һәм журналлардан мәкаләләр белән таныштырды.
Симәк авыл җирлегендә тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел" юбилей медальлләре тапшырылды.
Район мәдәният йортында Иске Карамалы авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында “Татарстан бәхет тапкан җирем, җыр-биюле газиз Ватаным!” дип исемләнгән смотр- концерты булып узды.
Мөслим лицееның 6 сыйныф укучылары "Таттелеком" оешмасының Мөслим район электр элемтәсе үзәгенә экскурсия оештырылды.
Консультация-кисәтү турында интенсивности
метеорологик күренешләр
17 сәгатьтән. 2 март 09 сәгатькә кадәр. 3 март 2020 ел.
Якындагы сәгатьтә, көн азагына кадәр һәм 2 мартта кич белән, 2020 елның 3 мартында төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2020 елның 3 мартына кадәр
2020 елның 2 март 18 сәгатьтән 3 март 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-5, максималь һава температурасы көндез 0..+3.
Юлларда бозлавык.
Баланны авыл җирлегендә тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасы булып узды. Шул уңайдан Р. Сәетгәрәеваның "Онытырга хакыбыз юк " исемле 5 пәрдәлек драмасы сәхнәләштерелде.
1 март көнне Метрәй авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре , Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан «Наркомания- үлем ул!»- исемле профилактик сәгать уздырды.
Крәш Шуран мәдәният йорты хезмәткәрләре Ташъелга авыл клубы җитәкчесе белэн берлектэ "Масленица" бәйрәмен уздырдылар.Төрле кызыклы уеннар,жыр-бию белән урелеп барган бәйрәм, кайнар коймак һәм чәй табын артында дәвам итте.
1 март көнне Сикия авыл клубында роза чәчәге ясау буенча мастер класс булып узды.