"Замана афәтеннән сакланыйк!" мәгълүмат сәгате.

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

   Ел саен 1 мартта Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан үзәк китапханә хезмәткәрләре Г. Тукай ис.урта  мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары өчен " Замана афәтеннән сакланыйк!" исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чараның максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотик матдәләргә тискәре караш формалаштыру торды. Алар игътибарына «Наркомания-афәткә юл " дигән күргәзмә – уйлану тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International