Бөтен Рәссәй "Блокада икмәге" акциясе кысаларында "Мизгел" ЯҮ һәм "Мөслим туган як музее"белгечләре белән берлектә Мөслим халкы өчен Ленинград блокадасының фаҗигый вакыйгалары хәтере буларак, акциянең символы - кара икмәк кисәкләре әзерләделәр
27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә
27 гыйнвар 18 сәгатьтән 28 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр
2021 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә: көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил (Казанда 16 метрга кадәр), юлларда көчле бозлавык, төнлә-иртән томан һәм бозлавык.
Үз илеңнең үткәнен белми торып, бүгенге көнебезне аңларга да, лаеклы бәяләргә дә, киләчәгебезне күз алдына да китереп булмый. Рус тарихында данлыклы исем - Александр Невский бар. 2021 елның 26 гыйнварында Мөслим интернат-йортында өлкәннәр өчен үткәрелгән чара нәкъ менә шушы бөек кешегә багышланган иде. Китапханәче Вафина Гөлсирә өлкәннәрне кенәзнең биографиясе белән таныштырды. Ул нәкъ менә Александр Ярославич Невскийга рус тарихында аерым роль бирелә, дип сөйләде. Гомер буе бөек кенәз Александр Невский бер генә сугышта да җиңелмәде. Ул иң яраткан руханилар кенәзе, православие чиркәвенең яклаучысы булып санала. Безнең көннәрдә аның исеме белән урамнар һәм мәйданнар аталды, аның хөрмәтенә Рәсәйнең күп кенә шәһәрләрендә, шул исәптән безнең республика башкаласында да һәйкәлләр куелды.
26 гыйнвар көнне “Мөслим туган як музее” һәм "Мизгел" яшьләр үзәге хезмәткәрләре белән берлектә "Блокадалы икмәк"дип исемләнгән Бөтенроссия Хәтер акциясенә кушылдылар
Түбән Табын мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары "Үзәк китапханә"нәдә кунакта булдылар. Балалар өчен китапханә буйлап экскурсия оештырылды, “Журнал дулкынында” дигән вакытлы матбугатка күзәтү үткәрелде. “Мурзилка”, “Ялкын”, “Күңелле рәсемнәр”, “Салават күпере” һ.б. ңурналлар белән таныштылар. Һәр номер кызыклы һәм файдалы киңәшләр, ребуслар, табышмаклар, әкиятләр һәм конкурслар ача. Китапханә заллары буйлап сәяхәт кылып, балалар китапханәгә язылып, яхшы һәм пөхтә китап укучылар булырга гына түгел, ә еш кына китап хәзинәләре патшалыгына кунакка килергә теләк белдерделәр.
Баек авыл китапханәчесе язучы Гомәр Бәшировның 120 ел тулу уңаеннан "Җидегән чишмә " дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Чарада язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китапларына күзәтү ясалды, әңгәмә оештырылды.
Авыл хуҗалыгы формированиеләре киңәшмәсе
Чара барышында укытучыларны кызыксындырган сораулар каралды
Баек авыл китапханәчесе башлангыч сыйныфта укучы балаларга "Ленинград блокадасын искә алу" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде.