Язгы кыр эшләрен уңышлы һәм үз вакытында башкару, хуҗалыкларны ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, сыйфатлы чәчү материалы, үсемлекләрне яклау чаралары белән тәэмин итү максатыннан, агымдагы елның 26 гыйнварында «РАЦИН» АҖ вәкилләре белән берлектә авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә үтте.