Александр Невский.

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Үз илеңнең үткәнен белми торып, бүгенге көнебезне аңларга да, лаеклы бәяләргә дә, киләчәгебезне күз алдына да китереп булмый. Рус тарихында данлыклы исем - Александр Невский бар. 2021 елның 26 гыйнварында Мөслим интернат-йортында өлкәннәр өчен үткәрелгән чара нәкъ менә шушы бөек кешегә багышланган иде. Китапханәче Вафина Гөлсирә өлкәннәрне кенәзнең биографиясе белән таныштырды. Ул нәкъ менә Александр Ярославич Невскийга рус тарихында аерым роль бирелә, дип сөйләде. Гомер буе бөек кенәз Александр Невский бер генә сугышта да җиңелмәде. Ул иң яраткан руханилар кенәзе, православие чиркәвенең яклаучысы булып санала. Безнең көннәрдә аның исеме белән урамнар һәм мәйданнар аталды, аның хөрмәтенә Рәсәйнең күп кенә шәһәрләрендә, шул исәптән безнең республика башкаласында да һәйкәлләр куелды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International