Китапханә буйлап экскурсия.

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Түбән Табын мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары "Үзәк китапханә"нәдә кунакта булдылар. Балалар өчен китапханә буйлап экскурсия оештырылды, “Журнал дулкынында” дигән вакытлы матбугатка күзәтү үткәрелде. “Мурзилка”, “Ялкын”, “Күңелле рәсемнәр”, “Салават күпере” һ.б. журналлар белән таныштылар. Һәр номер кызыклы һәм файдалы киңәшләр, ребуслар, табышмаклар, әкиятләр һәм конкурслар ача. Китапханә заллары буйлап сәяхәт кылып, балалар китапханәгә язылып, яхшы һәм пөхтә китап укучылар булырга гына түгел, ә еш кына китап хәзинәләре патшалыгына кунакка килергә теләк белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International