Баек авыл китапханәчесе башлангыч сыйныфта укучы балаларга "Ленинград блокадасын искә алу" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Китапханәче Ленинград шәһәрендә барган вакыйгаларны, аның халкы, сугышчылар кичергән хәлләрне чагылдырды. Таня Савичева алып барган көндәлек белән таныштырды. Чара ахырында балалар, блокадада яшәүчеләрнең, бигърәктә балаларның батырлыгы, Ватанга чиксез мәхәббәт, батырлык үрнәге булып тора дигән нәтиҗәгә килделәр.