Күбәк урта мәктәбе укучылары “Интеллект. Мәдәният. Үсеш” мәктәп укучыларының республика проект һәм тикшеренү  конференциясе

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 06.02.21 көнне Казан шәһәренең 90 нчы гимназиясендә “Интеллект. Мәдәният. Үсеш” мәктәп укучыларының республика проект һәм тикшеренү  конференциясе узды. Бу конференциядә Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 2 укучы катнашты. “Татар филологиясе” секциясендә чыгыш ясап, 8 нче сыйныф укучысы Хаматшина Л. 3 нче дәрәҗә Дипломга (җитәкчесе Нәҗмиева Г.Л.), ә 11 нче сыйныф укучысы Латыпова З. (җитәкчесе Гарифуллина Д.Р.) 1 нче дәрәҗә Дипломга ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International