7 февральдә ТР гербын кабул итү көне билгеләп үтелә. Метрәй авылы китапханәсе,авыл мәдәният йорты белән берлектә, әлеге вакыйгага багышланган «Минем Республикам символлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында катнашучылар безнең күпмилләтле республикабызның тарихы белән таныштылар. ТР символларының берсе – герб турында мәгълүматка аерым игътибар бирелде: Герб тарихы, тасвирламасы һәм әһәмияте турында аңлатылды. . Чара ахырында катнашучылар «Яраткан республикам» викторинасында катнаштылар һәм «Татарстан Республикасы»дигән презентация карадылар.