Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында , Михайловка урта мәктәбендә патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан "Җәлил эзләреннән" дип исемләнгән квест - уен үткәрелде. Уенда 9-11нче сыйныф укучылары көч сынашты. Квестта катнашучылар Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча сорауларга җавап бирделәр, аның шигырьләрен сәхнәләштерделәр, шагыйрь иҗатын яхшы белүләрен исбатладылар.
Казанда А.В. Котков исемендәге XXX ачык рус хор музыкасы фестивале узды. Юбилей фестивале Казанның С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараеның "Рус җыры" халык хорына нигез салучы, талантлы музыкант, энтузиаст истәлегенә үткәрелде.Фестивальдә безнең район делегациясе дә катнашты: Мөслим район мәдәният йорты методисты Рамил Фәхразиев, "Татарстан Республикасының Рус милли - мәдәни берләшмәсе" Региональ иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге рәисе Галина Светлякова һәм Рус каршындагы "Черемушки" вокаль ансамбле.Аның җитәкчесе-Ксения Хисаметдинова."Черемушки"вокаль ансамбле фестивальнең сайлап алу турында да катнашты, финалга узды, 2021 елның 14 февралендә с.Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараена юбилей бәйрәменә чакырылган иде.Фестиваль нәтиҗәләре буенча "Черемушки" вокаль ансамбле XXX ачык рус хор музыкасы фестивале лауреаты булды.А.в. Коткова ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Рус милли - мәдәни берләшмәсе, А. В. Котков исемендәге рус хор музыкасы республика фестивале Дипломына лаек булды һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Патриотик тәрбия айлыгы кысаларында музейда викторина үткәрелде
13-15нче февраль көнне Казан шәһәрендә узган рус теленнән республикакүләм олимпиадада Мөслим гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Гыйльфанова Зөлфия (укытучысы - Фазлиева А.В.), Мөслим лицееның 11нче сыйныф укучысы Габрахманова Камиля (укытучысы - Халиуллина Л.И.) призлы урын яуладылар.
"Экспонатлар безгә ни сөйли" - юнармиячылар өчен тематик экскурсия
"Ләйсән" ББ нәниләре музейда кунакта
"Мөслим туган як музее" хезмәткәрләре Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылу көне уңаеннан үткәрелгән чарада катнашты
“Үзәк китапханә” хезмәткәре Вафина Г.З., Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары өчен бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан «Цель жизни в этом и заключается! Жить так, чтобы и после смерти не умирать» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Презентация ярдәмендә китапханәче балаларга шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышында катнашуы, әсирлектә антифашистлык эшчәнлеге турында сөйләде һәм «Моабит дәфтәре» тарихына җентекләп тукталды. "Моабит дәфтәре" дөньяның 60 тан артык теленә тәрҗемә ителгән. Чара барышында әлеге дәфтәрдән: “Кичер, Ватаным”, “Аерылышу”, “Таш капчык”, “Батырлык турында”, “Кызыма”, “Кызыл ромашкалар”дигән шигырьләр укылды.Начало формы
5-10 сыйныф укучылары өчен география фәненнән «Уңыш ачкычы» муниципаль фән олимпиадасы булып узды.
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында,Рус Шуган мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен “Матрешка” аппликациясе ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.