Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында , Михайловка урта мәктәбендә патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан "Җәлил эзләреннән" дип исемләнгән квест - уен үткәрелде. Уенда 9-11нче сыйныф укучылары көч сынашты. Квестта катнашучылар Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча сорауларга җавап бирделәр, аның шигырьләрен сәхнәләштерделәр, шагыйрь иҗатын яхшы белүләрен исбатладылар.