Буген “Мөслим туган як музеенда” “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен кызыклы экскурсия узды. Нәни кунакларыбызны “серле тарих сукмагыннан” - үткәнебез, бугенгебез һәм киләчәгебез турында, экспонатларны саклаучы Йолдыз Зәкиева йөртте. Балаларга экскурсия бик ошады дип ышанып калабыз.