ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

 

Баланны авылында үткәрелгән "Лыжня Татарстана- 2021" дип исемләнгән чангы ярышында мәдәният йорты коллективы да актив катнашты.

Мәслим районы Әфган җирендә батырларча һәлак булган егетләрне искә алды.

Бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан Үзәк балалар китапханәсендә Г. Тукай исемендәге мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары өчен «Исемем яңгырар җыр булып» дигән портрет кичәсе үткәрелде.  Китапханәче Кашапова З.М. сөйләвеннән балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, аның балачагы, Бөек Ватан сугышында катнашуы, әсирлектә антифашистлык эшчәнлеге алып барганнары турында тулырак белделәр. «Моабит дәфтәре» тарихына да җентекләп тукталдылар. Чара барышында «Маобит дәфтәре»ннән шигырьләр укылды. Кичә Сугыш чорында катнашучы әби-бабайлар турында җанлы әңгәмә белән тәмамланды. Һәр бала кыскача үзенең гаилә тарихын сөйләде. Шулай ук балалар өчен бу темага китап күргәзмәсе оештырылды.

Яңа усы мәдәният йортында "Син минем җанымның яртысы" дип исемләнгән тематик-уен кичәсе узды.

Бүген 15 нче февраль көнне  районның сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында Әфганстан территориясеннән чикләнгән Совет гаскәрләре контингентын чыгаруга 32 ел тулу көненә багышланган митинг үткәрелде.

Тугаш мәдәният йортында хәйрия концерты узды.

13 февраль көнне  “Татарстан чаңгы юлы – 2021” Республика массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында “Мизгел” ЯҮ дә ярдәмгә чыктылар. Башта алар регистрация үткәрделәр, аннан фотосессия оештырдылар))

Крәш Шуран  авыл клубында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышлап “Герой шагыйрь, патриот шагыйрь...” дип исемләнгән викторина үтте.

2021 елның 16 февраленә
2021 елның 15 февралендә 18 сәгатьтән 16 февраль 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән бераз кар, көндез явым-төшемсез.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә, иртән -24..-28˚.
Көндез максималь һава температурасы -18..-22˚.
Юлларда бозлавык.

13 февраль көнне Мөслим муниципаль районы оешмалары һәм предприятиеләре арасында XXXI кышкы спартакиада кысаларында итек футболы(валенкобол) буенча ярышлар булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International