Патриотик сәгать: «Цель жизни в этом и заключается! Жить так, чтобы и после смерти не умирать».

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

“Үзәк китапханә” хезмәткәре  Вафина Г.З., Г.Тукай  исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары өчен бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан «Цель жизни в этом и заключается! Жить так, чтобы и после смерти не умирать»  дип  исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Презентация ярдәмендә китапханәче балаларга  шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышында катнашуы, әсирлектә антифашистлык эшчәнлеге турында сөйләде һәм «Моабит дәфтәре» тарихына җентекләп тукталды. "Моабит дәфтәре" дөньяның 60 тан артык теленә тәрҗемә ителгән. Чара барышында әлеге дәфтәрдән: “Кичер, Ватаным”, “Аерылышу”, “Таш капчык”, “Батырлык турында”, “Кызыма”, “Кызыл ромашкалар”дигән шигырьләр укылды.Начало формы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International