Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Баек авыл китапханәчесе 1-4 нче сыйныф укучылары өчен татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан, "Җырым белән җиңдем дошманны" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Китапханәче укучыларны шагыйрь М.Җәлилнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Шагыйрьнең поэзиясе генә түгел, тормышы, фаҗигале язмышы да ныклы үрнәк булып тора.