Тематик иртә.

2021 елның 19 феврале, җомга

 Югары Табын авылы китапханәчесе  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Әллүки" балалар бакчасында Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Без - Җәлил оныклары" дигән тематик иртә оештырды. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен бик матур итеп сөйләделәр. Китаплар карадылар. Китапханәче апаларының сорауларына җавап бирделәр. Балаларда Туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылган чара бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International