Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, мәктәп китапханәчесе Низамова Д. Н. башлангыч сыйныф укучыларын "Сабантуй", "Салават күпере", "Ялкын", "Сабыйга", "Көмеш кыңгырау" кебек балалар газеталары һәм журналлары белән таныштырды. Татар балалар басмаларының тарихы турында сөйләде. Укучыларны балалар өчен чыгучы республика басмаларына язылырга чакырды. Укучыларга балалар өчен вакытлы матбугатның индексы һәм төп рубрикалары күрсәтелгән белешмәлек тапшырды.