ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2021 ел
шимбә

Мөслим  лицееның педагог - китапханәче Ситдикова Э. Д  11 нче сыйныф укучылары өчен "Туган төбәгемнең тарихи урыннары" темасына сыйныф сәгате үткәрде. Укучыларга туган җиребезнең гүзәллеген, истәлекле урыннарын, күренекле шәхесләрнең эшчәнлеген яктырткан видеоролик тәкъдим ителде. Шулай ук "Тату сыйныф серләре" конкурсында җиңү яулап, Мөслимебез данын еракларга тараткан 7б сыйныфы  укучыларының музейлар тарихын чагылдыручы видеофильмы да укучыларда туган ягыбыз белән горурлану хисләре уятты.

Мөслим  лицееның 6а сыйныфы укучылары район үзәк китапханәсендә узган "Аулак өй" чарасында катнаштылар. Укучылар халкыбызның гореф- гадәтләре белән таныштылар, җырладылар, биеделәр, төрле уеннарда көч сынаштылар.

Мөслим  лицее укучылары Мөслим сәнгать мәктәбендә Халыкара туган телләр көненә багышланган чарада катнаштылар: "Дуслык күпере" музыкаль композициясе белән чыгыш ясадылар.

Мәгариф идарәсенең планы нигезендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныф укучылары арасында “Мин – милләтемнең киләчәге, горурлыгы” бәйгесенең сайлап алу турлары узды.

26 нчы февраль көнне Мөслим гимназиясе базасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының «Заманча белем бирү технологияләрен куллану аша заманча дәреснең нәтиҗәлелеген арттыру»дигән темага район семинары үткәрелде.

Михайловка урта мәктәбе базасында химия һәм биология укытучыларының методик семинары булып узды. Семинар кысаларында Михайловка урта мәктәбе укытучысы Габидуллина Л.З. заманча белем бирү технологияләрен куллану буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

26 февраль көнне Мөслим гимназиясе базасында, Мөслим районының башлангыч сыйныф укытучыларының семинары үтте. Семинарда ачык дәресләр, мастер-класслар, эшлекле уен күрсәтелде. 

Бүген белем бирү һәм мәктәпкәчә оешмаларда «Коронавирус, грипп һәм ОРВИ дан ничек сакланырга " темасына профилактик әңгәмәләр уздырылды»


26
февраль, 2021 ел
җомга

26 февраль көнне Үзәк китапханә базасында "Мөслим туган як музее" хезмәткәрләре белән берлектә сәнгать мәктәбе укучылары һәм Мөслим лицее укучылары катнашында "Аулак өй" фольклор бәйрәме узды

"Мөслим туган як музее" фонды яңа альбом белән тулыланды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International