Мөслим лицееның педагог - китапханәче Ситдикова Э. Д 11 нче сыйныф укучылары өчен "Туган төбәгемнең тарихи урыннары" темасына сыйныф сәгате үткәрде. Укучыларга туган җиребезнең гүзәллеген, истәлекле урыннарын, күренекле шәхесләрнең эшчәнлеген яктырткан видеоролик тәкъдим ителде. Шулай ук "Тату сыйныф серләре" конкурсында җиңү яулап, Мөслимебез данын еракларга тараткан 7б сыйныфы укучыларының музейлар тарихын чагылдыручы видеофильмы да укучыларда туган ягыбыз белән горурлану хисләре уятты.